#тәмлемарафон Бүген бәйгебезнең соңгы көне. Кемнәр безне көтеп алды, кемнәр безнең белән булды, рецептлар белән бүлеште, оештыручы дусларым Раил белән Розалиягз, көн саен үзләренең пешергән ризыклары белән безне таныштырып, рецептлары белән бүлешкән тәмлемарафончыларыма, безгә матур теләкләр язган дусларга, лайклар куючыларга Зур Рәхмәт! Бу бәйге миңа тагы да зур көч, дәрт өстәде, яңа дуслар таптым, аралашу байлыгым артты, үземне аш - су бүлмәсендә ничегерәк тотуны, тәртипне, чисталыкны өйрәндем. Вакыт яклары тыгын булса да, инде үз өстебезгә мин катнашам дип кереп вәгъдә биргәч, бәйгене калдырмадык, көн саен рецепт куеп бардык. Бу инде үзенә күрә тагы бер+. Бүген эремчекле тортымнын рецептын тәкъдим итәм. Камыр өчен кирәк була 1 пачка майсызлыгы әз булган эремчек 2 йомырка 1 стакан песок 0,5 чәй калагы тоз 1,5 чәй калагы чәй содасы Он Крем өчен Ярты литр сөт 1 стакан песок 2 йомырка 1,5 аш калагы он 200 гр ак май өй температурасында Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәг кә холод ка куябыз. Кремны ясыйбыз. Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып тугылыйбыз да сөткә салабыз, болгата болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач майны салабыз. Камырны 6,7 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6,7 сәг тән соң тортыбыз әзер була. Тәмле булсын. Сезне яратып Мәрьям.

Теги других блогов: рецепты торт кулинария эремчек