Хәерле көн дусларым! #татартабыны2019. 20 көн. Без бик яратабыз бу кәтлитләрне. Әзерләргә җиңел, тәмле, бер өлештән күп чыга, нәни оныгым өчен йомшак-бик яратып ашый😀😋. Яңа кушылган дусларым өчен дә кирәкле рецепт булыр дип уйлыйм. Үзем күптәннән әзерлим инде, ә миннән күргәннәр үзләренчә камилләштереп пешерәләр. Кемдер бәрәңге кушмый, кемдер башка тәмләткечләр өсти. Ләкин минем үз рецебым болай: 🔹1банка балык консервасы(мин майлы скумбрия алам), 🔹3 уртача бәрәңге, 🔹ярты стакан(150гр.)дөге ярмасы, 🔹уртача 2 баш суган, 🔹1 тырнак сарымсак(1баш тугел), 🔹1 йомырка, 🔹яшел тәмләткечләр,тоз,кара төйгән борыч. Бәрәңгене пешереп изәсе,дөгене тозлы суда бүрттерәсе,консервадагы балыкны чәнечке белән вакласы,суган белән сарымсакны вак итеп турасы(мин блендерда издерәм). Әзерләгән барлык ингредиентларны савытка салып,шуна вак итеп тураган яшел тәмләткеч(миндә укроп),йомырка,тәменчә тоз,борыч кушып әйбәтләп болгатасы.Мин миксер белән болгатам. Барлыкка килгэн массадан котлетлар ясап майлы табада ике ягында кызарганчы кыздырасы. Ай-хай тәмлеееее... Тамак ялгап куярга тиз әзерләнә торган менә дигэн тәмлүшкә. Миннән сезгә бер киңәш: Бу кәтлитләрне ясаганда онга да, сухари валчыгында да әвәләп аласы түгел. Кәтлитләрне ясаган вакытта кулга ябышмасын өчен кулларыгызны суда чылатып ясагыз!!! Тынычлык, иминлек, гаилә җылысы телим сезгә дусларым!!!