Кыскасы, это что-то!))) Вәәт, камыр дисәң дә камыыр бу, йомшаак, прәм мәмрәп тора. Дөрес, җылы килеш ашадык, эчлеге пешерә дә иде, суынгач ничек булыр тагын. Бу бит инде чиргә әйләнде, көндә нидер пешерү. Ашалып та бетә тагы үзе)) Ярты көн, бүген нәрсә пешерергә икән, дип, интернет актардым. Ту тегесе ошамый, ту бусы. Аптырагач, булмый икән бу, песочныйдан берәр нәрсә әмәллисе булыр, дип, чыгып киттем кухняга. Как рас кичтән эремчекне алып куйган идем, кайчак артык алынганны катырырга куям мин шулай. Тээк, Пышка беләнме, әллә сливочный спред беләнме? Алдым куйдым, алдым куйдым да....Пышка белән ясарга булдым. Ул йомшарган арада болары әзер торсын, дип, калган ингридиентларны да алып куйганда күзем чи чүпрәгә төште. Туктале!, ә шушы песочныйга чүпрә салсаң ничек була микән!? Баш уйлады, кул эшләде һәм бер дигән булып чыкты! Әле, тәмләп карагач, әллә соң бу рецептны куймыйммы икән, үзем генә белим, дигән уй да килгән иде))) Аннары, җә үзем дә онытырмын ничек ясаганны, дип, куярга булдым. Кирәк: 1стакан җылымса сөт(200 мл) 2 аш калагы песок Чи чүпрә( бәләкәеннән бер см чамасы кисеп алдым) 2 йомырка Маргарин Пышка(әзрәк калдырдым, 250 гр лы иде, 220 чамасын салдым) Он(чама белән 4-5стаканнан артыграк салдым) Сөткә песок, чүпрә салып җылы урынга куеп тордым, " шапочка" кабарганчы. Савытка башта өч стакан он салдым һәм йомшарган маргаринны салып, калак белән удым, нишләптер кул белән маташмадым бу юлы, эрерәк валчык хәленә килгәч йомырка һәм кабарган чүпрәне салдым, һәм калак белән болгаттым. Аннары, әз-әзләп он өсти-өсти, кул белән тугладым. Камыр йомшак була, кулга ябыша, савыттан һәм кулдан аерылганчы бастым, туглаган кебек хәрәкәт ясап. Өстен каплап җылыга куйдым, яртылаш кабаргач басып төшердем. Әзер камырдан пирог ясап әзрәк "расстойка"да тоттым һәм уртача кызулыкта пешердем, 40 минутта пешеп чыкты))(Яхшылап бөрмәгәнмен кырыен, шуңа аерылды пешкәндә, эчлеге сыек булгач бөрергә җайсызрак булды бу юлы) Эчлеккә лимон белән апельсинны чыгарып, песок, крахмал белән бутап салдым. Теге алып куелган эремчек кире суыткычка китте)))) Алла боерса, икенче юлы алма белән ясап карыйм. Ну камыры шәәп, берсүзсез! #камыр #лимон #искиткеч

Теги других блогов: выпечка кулинария рецепт