‼ КИҢӘШ‼ Кан басымыннан һәм буыннар сызлаганда кулланыла торган 2 халык рецепты тәкъдим итәм. Бик җиңел һәм бик гади. Алланың биргәненә чиксез рәхмәтлемен. Миңа файдасы бик нык тиде. Ярты төннән учлап дару ашый идем. Менә, шул төнәтмәләрне ясап эчә башлагач, Аллага шөкер, дарулар эчми башладым. Бу рецептлар Интернеттан алынды. Ни булса да шул дип, эчеп карадым. Беренче порцияне эчеп бетерүгә үк, Аллаһ ярдәме белән, файдасын күрдем. ⃣ КАН БАСЫМЫННАН, БУЫННАР СЫЗЛАВЫННАН. 3 литрлы банкага 2 уртача зурлыкта чи кызыл чөгендерне чистартып, шакмаклап турап салдым. Өстенә бүлмә температурасындагы кайнаган су агыздым. 1 чәй калагы корт балын ярты стакан суда болгатып, банкага салдым. Әз генә ачык калдырып, капрон капкач яптым. 5 көн салкынча урында тоттым. Өстендәге күбеген җыеп алгач, марля аша сөзеп, төнәтмәне көнгә ашар алдыннан, я ашаганнан соң, 4 тапкыр 0.5 стакан эчтем. Хәзер буыннарым авыртмый, Аллага шөкер❗ Элек бик тилмердем. Иртән аякка басып өчен, төнлә 2-3 торып, 2-шәр таблетка ибупрафен эчә идем (сәг. 6-да һәм 12-дә). Шул таблеткаларны эчмәсәм, аякка баса алмый идем. Нинди генә мазь, гель, үзем ясаган төнәтмәләр кулланмадым! Ә алар барысы да авыртуны вакытлы гына басып тора иде. Шушы төнәтмәне ясап эчә башлагач, даруларны онытып барам, Алланың биргәненә шөкер! Элек кан басымы б-н дә бик тилмердем: 200*110-га чаклы күтәрелә иде. Хәзер нормада! Алланың олы рәхмәте инде бу! ⃣ АРКА СЫЗЛАВЫННАН. 1л суны кайнатып суытасың. Шуңа: 5 данә кара йөзем, 3 аш/к песок, 4 аш/к түгәрәк чи дөге салып, 5 көн салкынча урында тотасың да, суын сөзеп аласың. Банка калган әйбер өстенә яңадан су салып куясын. Сөзеп алган суны көнгә ашаганчы, я ашагач, 3 тапкыр 0,5 стакан эчәсең. Дәвалану срогы 1 ай. Файдасы беренче порциядән үк тиде. Мин 3 порция эчтем. Аллага шөкер, файдасы тиде. 🤲 Аркамнын авыртуына чыдый алмагач, елаган чакларым күп булды. Нинди генә дару, мазь, гель кулланмадым. Берсе дә булышмады. Шуна күрә сезгә дә шуларны ясап, эчеп карыгыз әле, дип, киңәш итүем. Ин шәә Аллаһ, Сез дә файдасын күрерсез! 👆 /Интернеттан алынды.