Нык тэмле торт! Мин аны Венера апа Мэжитова рецепты буенча пешерэм! "Кырмыска оясы" - иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецебын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!" - диеп тэкъдим иткэн иде ул уз рецептын! Шуннан бирле башка рецепларга куз дэ салган юк! Ничек бар, шулай куям! Э торт рецепты очен ихлас кунелле Венера апага олы рэхмэтлэремне житкереп калам! Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы писүк салам. Әкрен генә болгата-болгата писүкне эретеп бетерәм. Писүкле май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткычы разрыхлитель өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам. Кремын болай ясыйм: бер банка вареная сгущенкага 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм #рамаданмубарак

Теги других блогов: торт рецепт Венера Мэжитова